Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күзен чокып алганнар 18+

Җинаятьне кызның әтисе оештырган.

Әфганстанда террорчылар әтисе ихтыярына каршы эшкә урнашкан кызның күзләрен чокып алган.

33 яшьлек Хатерга Газни провинциясенең полиция участогы янында билгесез кешеләр һөҗүм итә. Өч ир мотоциклда килеп туктыйлар һәм аның күзләренә пычак кадыйлар. Дәваханәдә аңына килгәч, берни дә күрмәвен аңлый ул. «Мин табиблардан, ни өчен берни дә күрмим, дип сорадым. Минем күзләрем яралану сәбәпле бәйләп куелган, диделәр. Тик ул вакытта күзсез калуымны аңладым инде", - дип сөйли ул.

Урындагы хакимиятләр һәм зыян күргән кеше «Талибан» террорчылар хәрәкәте боевикларын гаепли. Аларның версиясе буенча, алар Хатерга, ире рөхсәтенә карамастан, өйдән читтә эшләвенә кискен каршы килгән әтисе теләге белән һөҗүм иткән. "Талибан" вакыйгага катнашы барлыгын инкарь итә.

Хатер сөйләвенчә, полиция участогына өч ай элек эшкә урнашкан, ул хезмәткә барганда әтисе күзәтеп баруын күп тапкыр күргән. Моннан тыш, һөҗүм иткән көнне әтисе аңа берничә тапкыр шалтыраткан, аның кайда булуы белән кызыксынган.

"Мин полициядә тагын бер ел булса да эшләргә теләр идем. Бу бик иртә булды", - ди кыз.

Фото: Mohammad Ismail / Reuters

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция