Мамадыш Сабан туена Айдар Галимов килә, Балык Бистәсендә парашютчылар чыгыш ясый. Татарстан районнарына тагын нинди артистлар килүе көтелә?
11-13 июнь көннәрендә Татарстанның район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләп узачак. Ат, чабышы, көрәш, концерт, уеннар — барысы да булачак. Гадәттә, район үзәгенә артистлар да чакырулы була. Кайсы районга нинди артистны эзләп барырга соң?
https://intertat.tatar/
Арчада Сабантуй 13е көнне Үзәк стадионда булачак. Башлану вакыты — 10:00. Җыр-биюләр, бүләкләүләр, концерт программасы булачак. “Казан” бию ансамбле чакырулы. Артистларга килгәндә, ИлСаф кайтачак, шулай ук Марина Карпова, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Зәкиев, Әмир Әхмәдишин, Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймова, Рәфис Кәлимуллин булачак. Концерт программасы 12:00 соң башлана.
Сабада быел инструменталь ансамбльләргә өстенлек биргәннәр. Бәйрәм 12се көнне узачак, 10:00 башлана. Сабантуйда “Риваять” ансамбле һәм “Чаллы нуры” коллективы булачак.
Балык Бистәсендә күп кенә йолдызларның чыгышы көтелә. Сабантуй 13е көнне 10:00да башлана. Атлар чабышы, милли көрәштән кала парашютчылар тамашасы булачак. Казаннан циркачлар да киләчәк. Артистлардан Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Чулпан Йосыпова, Илназ Минвәлиев, Илгәрәй чакырулы.
Сарманда Сабантуй 13е көнне булачак. Сабантуй мәйданында узачак бәйрәм 10:00да башлана. Кичке Сабантуй да булачак. Бәйрәмдә гармунчылар парады булачак, анда ике йөзләп гармунчы катнашачак. Зөһрә Шәрифуллина, Вәсим Әхмәтшин, язучы Фәрит Яхин, Дамир Гарифуллиннарны көтәләр. Кичен Ленин паркында Рифат Зарипов концерты булачак. Ул бөтен командасы белән киләчәк. Паркта концерт кич 20:00дә башлана.
Азнакайда Сабантуй 13е көнне була, ә 12се көнне алар Самарага үзләре бәйрәм ясарга бара. Тамаша 10:00да башлана. Көндез артистлардан Равил Галиев, Зәйнәб Фәрхетдинова булачак. Кичке сигездә Азнакайга Фирдүс Тямаев кил.
Буада бәйрәм 12се көнне була, ул 14:00дә театральләштерелгән тамаша белән башлана. Анда шулай ук артистлар чакырулы. Концерт программасы 12:00дә башлана, Әнвәр Нургалиев чакырулы. Шулай ук “Ямьле” коллективы һәм Чувашиядән җырчы Фәридә булачак.
Кукмарада бик үзенчәлекле бәйрәм көтелә. Анда район Сабан туе Манзарас авыл җирлегендә узачак. Ул шулай ук 13 июнь көнне була, рәсми ачылыш 11:00дә булачак. Концерт программасына Рифат Зарипов чакырулы.
Әлмәткә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт ансамбле киләчәк. Тантаналы ачу 13 июньдә, 11:00дә булачак. Шулай ук Актанышның “Агыйдел” ансамбле, Илнат Фәрхуллин, “Зө-Ләй-Лә” кызлары булыр дип көтелә.
Мамадыш Сабантуенда Айдар Галимов булачак. Анда бәйрәм 12 июнь көнне 10:00да башлана. Резеда Кадыйрова, Чулпан Зиннәтуллина, Миңгол Галиев, Ильяс Халиков чакырулы.
Актанышта Сабантуй 12 июнь булачак. Бәйрәм концертында үзешчән коллективлар катнашачак. Бәйрәмдә “Актаныш гармунчылары” дип исемләнгән зур чара булачак. 11е көнне Меңнәр авылындагы Сабантуйда Гүзәл Уразова булачак. Анда концерт кич 19:00да була.
Әгерҗедә Сабантуй 13е көнне булачак. Анда «Татарча солянка» булачак, әмма кемнәр киләсе әлеә билгеле түгел.
https://intertat.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев