Машина йөртү таныклыгын гамәлдән чыгаруның яңа кагыйдәләре кертелә
Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итте.
Россиядә 2027 елның 1 мартыннан сәламәтлеге рульгә утыру мөмкинлеге бирмәве расланган йөртүченең «права»сын юкка чыгара башлаячаклар.
Мондый чирләргә психик тайпылышлар, эпилепсия яки күзләрдәге көчле авырулар керә.
Ниндидер җәза чарасы түгел бу, биредә фәкать иминлекне көчәйтү генә күздә тотыла. РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Якубовский әйтүенчә, мондый карар, җентекләп тикшерелемичә кабул ителмәячәк. Бары тик йөртүченең чире турында расланылган медицина мәгълүматлары гына таныклыгын юкка чыгаруга нигез булып торачак.
Моннан тыш биредә сүз кешене гомерлеккә машина йөртүдән тыю турында бармый әле. Сәламәтлеге яхшырып, табиблар, рульгә утырырга ярый, дип тапса, таныклыгын кабат яңарта алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев