Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машинасын алганнар

Үзен машина йөртү хокукыннан азат иткәннәр.

Тукай районында 70 яшьлек пенсионер чит ил машинасыннан колак кага. Сәбәбе: спиртлы эчемлек эчкән килеш руль артына утырган. 

9 октябрьдә  Toyota RAV4 машинасын йөртүчене, документиларын тикшерү өчен,  Суровка авылында ГАИ инспекторлары туктаткан. Медицина тикшерүеннән соң аның исерек хәлдә булуы расланган. 

ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, район суды аны гаепле дип тапкан. Суд карары нигезендә ир-ат 10 сәгать мәҗбүри эшкә тартылачак, машинасы дәүләт файдасына алына һәм үзе 2 елга машина йөртү таныклыгыннан азат ителә. 

Карар әле үз көченә кермәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи юл-транспорт һәлакәте исерек машина йөртүче