«Мастеровые» театры Байкалда уйныячак
Вампиловский фестивалендә үз талантларын Австрия, Германия, Япония, Көньяк Кореядан килгән театрлар күрсәттеләр инде.
Яр Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театры артистлары Александр Вампилов исемендәге заманча драматургиясе XIII Халыкара театрлар фестивалендә «Варшавская мелодия» дип исемләнгән спектакль куячаклар.
Сүз уңаеннан, «Варшавская мелодия» спектакле 2019 елда IV Регионара «Волга театральная» фестивалендә Гран-прига лаек булган иде, шулай ук “Иң яхшы яшь актриса” номинациясендә Александра Олвина җиңү яулаган иде. Ә 2020 елда актерлар Анна Дунаева, Александра Олвина, Алексей Ухов һәм Владимир Губанов “Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә «Тантана» һөнәри театраль премиясенә лаек булганнар иде.
«Мастеровые» театры фестивальгә 15-20 сентябрь көннәрендә барырга планлаштыралар. Фестиваль Иркутск шәһәрендә узачак.
Фото: Яндекс.Дзен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев