Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Минем уңыш» бәйгесенең бишенче катнашучысы

Шөкер, һава шартлары яхшы булгач, быел яшелчәләребез күзләрне куандыра.

- Хәерле көн, Шәһри Чаллы редакциясе хезмәткәрләре! Мин - Мәдинә Мөхәммәтҗанова. 1994 елдан бирле Чаллыбызның «Силикатчик» ширкәтендәге 8 сутыйлы бакчамда яшелчәләр, бик күп чәчәкләр үстерәм. Үзебезнең 39/06 (14-15 подъезд) йорты янын да шау чәчәктә тотам. Шул ук вакытта 39 мәхәлләнең иҗтимагый үзидарә рәисе дә булып торам. Моннан тыш әле мин шәһәрдән 200 км ераклыктагы авылымда бәрәңге дә утыртам. Шөкер, һава шартлары яхшы булгач, быел яшелчәләребез күзләрне куандыра. Әлеге фотода мин үзем үстергән суганнарым белән. Уң кулымдагысы 304 грамм авырлыкта. Исән-имин булып, куанып ашарга язсын үзләрен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минем уңыш бәйге