Мәскәү татарлары штабы татар зыялыларын һәм блогерларын җыйды.
Сүз 2021 елда буласы халык санын алу мәсьәләләре, татар кешесенең үзаңы, интернетта татар контенты турында барды.
Сүз 2021 елда буласы халык санын алу мәсьәләләре, татар кешесенең үзаңы, интернетта татар контенты турында барды. Үзләрен татар блогерлары дип атаган егетләр-кызларның күпчелеге блогларын татар телендә алып бара алмыйлар. Бүген Мәскәү татарлары штабы оештырган утырышта интернетта татар контенты һәм татар блогерлары проблемалары турында фикер алышынды.
Мәскәү татарлары штабы Казанда оештырган утырышларның берсендә татар җәмәгать эшлеклеләре һәм яшь блогерлар җыелган иде. Сүз 2021 елда буласы халык санын алу мәсьәләләре, татар кешесенең үзаңы, интернетта татар контенты турында барды.
«Максатыбыз — танылган блогерларны мөмкин кадәр күбрәк җыю иде. Мәскәү блогерлары белән биредәге татар блогерлар арасында күпер саласыбыз килә», — диде Татар яшьләре штабы лидеры Таһир Мөхәммәдинов. Татар яшьләре штабы эшчәнлеге белән таныштырып, үз видеоларының тәүлегенә меңәрләгән кешеләр тарафыннан каралуын әйтте. «Безнең теләгебез — яшьләр татар мәдәнияте белән танышсын, татарча сөйләшсен иде», диде ул рус телендә чыгыш ясап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев