Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Йогышлы авырулар хастаханәсенең Б блогын ремонтлауны көзгә тәмамларга кушты

Әлеге объектны төзекләндерү 2018 елның язында башланды. Ул дүрт этапта уза.

Хакимияттә үткән аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаевтан йогышлы авырулар хастаханәсендә ремонт эшләренең барышы белән кызыксынды.

 «Без җәй ахырына – көз башына Б блогы авыруларны кабул итү өчен әзер булырга тиеш дип килештек. Сроклар билгеләнгән, эшне башлау өчен финанслау бар. Гражданнар һәм шәһәр халкы өчен бу мөһим һәм кирәкле объект. Планлаштырылган барлык эшләрне дә дәвам итәбез. Көз көне нинди вәзгыять булачагын белмибез, без барысына да әзер булырга тиеш», – дип билгеләп үтте ул.   

Исегезгә төшерәбез, әлеге объектны төзекләндерү 2018 елның язында башланды. Ул дүрт этапта уза. 2018-2020 елларда В корпусында 773,2 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Корпус бинасы яңартылды, медицина һәм технологик җиһазлар белән җиһазландырылды. Ремонт эшләре якынча 1,5 млрд.сумга төшәчәк. 2020 елның апрель аенда медицина учреждениесенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп китте. Ул чакта ул коронавирус фонында объектны тапшыруны тизләтергә кушкан иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина