Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Өчесе дә театрга гашыйк»

Әтиләре эзеннән баралар.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының вафат булган артисты Фәнис Сәхәбетдинов белән Гүзәл Әхмәтгәрәева гаиләсендә өч бала үсә. Кызганыч, вакытсыз арабыздан китүе сәбәпле, әтиләре балаларының уңышларын күрә алмады. Әмма кечкенәдән сәнгать тузанын иснәп, театр идәнендә үрмәләп үскән кыз һәм улларының бүгенге казанышларын сизеп, алар өчен сөенеп ятадыр.
Чөнки балаларының барысы да театрга гашыйклар. Араларында Салих әлегә барысын да уздырды. Салих — Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең 5нче сыйныф укучысы. Ул Тукайның балачагын профессиональ театрда уйнап, күпләрне үзенең талантына сокландырды.
«Малайның бу беренче роле генә түгел. Алар барысы бергә беренче тапкыр Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Сагынырсың — мин булмам» спектаклендә уйнадылар. Аннары «Күкәйле гөл. Практика» дигән фильмда төштеләр. Салих аннары «Әбугалисина», «Ак калфак» спектакльләрендә уйнады. Ә иң зур роле «Хәл бу ки... Габдулла Тукай»да — Апуш. Ул «Тылсым» театр студиясенә йөри. Без улыбыз белән бик горурланабыз», — ди кечкенә артистның әнисе Гүзәл ханым.


Салихның үзенә дә роле бик ошаган. Аның әйтүенчә, ул һәр рольне яратып, тырышып уйный. Егет футболга, баскетболга да йөреп караган, әмма театрга өстенлек биргән.
Сәхәбетдиновлар өчесе дә әтиләре эзеннән баралар. Бу гаиләдә артист хезмәтенә сәерсенеп карамыйлар, чөнки бәби чакларыннан шунда кайнаганга, алар сәнгатькә гашыйк булып үстеләр. Олылары Солтан «Мастеровые» театры каршындагы «Подмастеровые» студиясенә йөри. Быел ул театр училищесына укырга керергә җыена. Мәдинә дә «Тылсым» театр студиясендә шөгыльләнә.
Балаларның барысы да сәнгатькә гашыйклар. Өчесе дә үзлекләреннән гитара, гармун кебек музыкаль уен коралларында уйнарга өйрәнәләр.
«Бүгенге көндә балаларыбыз уңышлары белән сөендерәләр. Күз тимәсен. Барыр юллары якты булсын. Киләчәктә кайда гына эшләсәләр дә, татар милләтенә хезмәт итеп, безнең горурлыгыбыз булсыннар», — диде кыз һәм уллары өчен сөенеп Гүзәл Әхмәтгәрәева.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәнис Сәхәбетдинов «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектывр иләш Алма агачыннан ерак төшми