Йорт җиһазлары ясаучы Чаллы эшмәкәренә төрмә яный
Аны зур суммада акча үзләштерүдә гаеплиләр.
Бүген шәһәр судында “Аврора” йорт җиһазлары ясаучы Нелли Дорофеева эше карала башлады. Чаллы эшмәкәре 2 миллион 300 мең сум үзләштерүдә гаепләнә.
Ул клиентларына кабатланмас проектлар буенча җиһазлар ясарга вәгъдә итә. Өйләренә килеп үлчәмнәрен ала. Офисына да чакырта. Килешү төзи. Алдан 100 процент түләттерә торган була. Клиентларның берсе өй җиһазы ясатыр өчен хәтта банктан кредит ала. Заказы ясалмагач, эшмәкәр хатынны ул судка бирә. Мондый очраклар бик күп. Судта барлыгы 15 эпизод каралачак.
Нелли Дорофеевага карата җинаять эше кузгатылды. Аны “Мошенниклык” маддәсе буенча хөкем итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев