Өлешчә мобилизацияләнүчеләрне «КАМАЗ» мәдәният сараенда кабул итәчәкләр
Өлешчә мобилизация кысаларында Донбасстагы махсус хәрби операциягә Чаллыдан 1200 кеше китәргә тиеш.
Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. Чөнки Хәрби комиссариат биналарында күп кеше кабул итәрлек шартлар юк. «Башта беренчел кабул итүгә килгән кешеләр, якыннары белән бергә, чират көтеп урамда тордылар. Бу болай булырга тиеш түгел. Шуңа күрә без мобилизацияләнгән кешеләрне «КАМАЗ» мәдәният сараенда кабул итәргә булдык. Анда барлык уңайлыклар бар», – диде мэр.
Шәһәрдә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясен башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов җитәкли. Өлешчә мобилизация кысаларында Донбасстагы махсус хәрби операциягә Чаллыдан 1200 кеше китәргә тиеш. Аларның 74е китте инде. 29-30 сентябрьдә тагын бер төркем ир-егетләр хәрби бурчыларын үтәргә китәчәк.
Өлешчә мобилизациягә кагылышлы сорауларны 122 телефоны буенча «кайнар линия»гә юлларга була. Борчыган сорауларга җавапны шулай ук «Объясняем. РФ» сайтыннан да табып була.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев беренче чиратта хәрби хезмәткә яраклы 45 яшькә кадәрле ир-егетләр, 55 яшькә кадәрле офицерларны хәрби комиссариатларга чакырырга кирәклеген искәртте. «Бу яшьтән өлкәнрәкләрне эштән аерып, хәрби комиссариатка чакыруны кирәк дип тапмыйм», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев