Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Онлайн сатып алынган товарны кайтарып буламы?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы җавап бирә

Аналитик тикшерүләр нәтиҗәсе буеча, Россиядә 2025 елда онлайн сәүдә 15 триллион сумны тәшкил иткән. Бу сан елдан-ел үсә бара.

2023-2025 елларда үсеш буенча лидерлар – Чиләбе өлкәсе (13,6 тапкыр арткан), Якутия (12,3 тапкыр), Башкортостан (9,3 тапкыр), Татарстан (7,8 тапкыр).

Сатуның дистанцион ысулы - сату-алу килешүе. Сатып алучылар товарны каталоглар, буклетлар, фотосурәтләр, яки башка чаралар аша гына карый ала. Читтән торып сатып алганда товар үрнәге белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге булмый.

Бер яктан, мондый ысул уңайлы һәм отышлы. Еш кына дистанцион рәвештә сатып алына торган товарларның бәясе стационар кибетләрдәге шундый ук товарларга караганда түбәнрәк була.

Сатып алучы, өйдән чыкмыйча гына, интернет аша кирәкле әйберне ашыкмыйча сайлый ала, фотосурәтләрне карый һәм товарларның тасвирламаларын өйрәнә, бәяләрен чагыштыра.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләренә дистанцион сәүдәгә кагылышлы сорауларга еш җавап бирергә туры килә. Аеруча, кулланучыларны товарны кире кайтару кагыйдәләре кызыксындыра.

Кулланучы  дистанцион сатып алганда товарның үзе белән дә, аның үрнәге белән дә турыдан-туры таныша алмый. Шуңа күрә, кулланучы кимчелекләре булмаган товарны алганнан соң 7 көн эчендә кире кайтара ала. Шул ук вакытта закон тарафыннан кире кайтару сәбәпләре билгеләнми, ягъни алар теләсә нинди булырга мөмкин.

Шуны истә тотарга кирәк: тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару аның товар төре, куллану үзенчәлекләре һәм товарны сатучыдан сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документ сакланып калган очракта мөмкин.

Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында товар сатып алу фактын раслый торган документ кулланучыда булмаса,  башка дәлилләр китерергә мөмкин (шаһит күрсәтмәләре, интернет-сайтлардан алынган язмалар һ.б.).

Шуны да истә тотарга кирәк: барлык товарларны да тиешле сыйфатлы товар буларак кайтарып булмый. Индивидуаль-билгеле үзлекләре булган товардан баш тартырга ярамый. Бу әлеге товар кулланучы өчен индивидуаль эшләнгән дигәнне аңлата, һәм аны бары тик ул гына куллана ала. Мәсәлән, аяк киемен индивидуаль, конкрет кулланучы тәкъдим иткән үлчәмнәр буенча әзерләү.

Мондый таләп куелганнан соң сатучы акчаны  10 көн эчендә кайтарырга тиеш.

Әгәр товар сыйфатсыз, анда нинди дә булса кимчелекләр булса, кулланучы түбәндәге таләпләрне куярга хокуклы:

- кимчелекләрне түләүсез бетерү;

- сатып алу бәясен киметү;

- шундый ук маркалы товарга йә сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, башка маркалы товарга алмаштыру;

- товар өчен түләнгән акчаларны кире кайтару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев