Оператор Михаил Матвеев вафат
Ул озак еллар җитди авыру белән көрәште.
Чаллы мэры Наил Мәһдиевның матбугат сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова кайгылы хәбәр җиткерде.
«Хезмәттәшебез Михаил Матвеев озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Ул бөтен гомерен видео төшерүгә багышлады. Шулай итеп шәһәрнең мәгълүмат һәм мәдәни тормышында үзенең эзен калдырды», – диде ул.
Михаил Матвеев озак еллар «КАМАЗ» ГАҖ матбугат хезмәтендә, шәһәр телевидениеләрендә оператор булып эшләде.
10 елдан артык «Мастеровые» рус драма театрында спектакльләр, мөһим вакыйгаларны төшерде.
«Аның камерасы сәхнәне, артистларны, тамшачыларның эмоцияләрен тоя иде. Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Михаилның урыны оҗмахта булсын», – диләр театрда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев