Пенсионерларны алдауның яңа схемасы билгеле
Мошенниклар кәрәзле телефон номерын таләп итәләр,
Соңгы вакытта Татарстанда яшәүчеләргә Социаль фонд исеменнән шалтырату очраклары ешайган. Мошенниклар "шәхесне ачыклау" өчен кәрәзле телефон номерын хәбәр итүне таләп итәләр, баш тарткан очракта пенсиядән мәхрүм итү белән куркыталар.
Ялган белгечләр гадәттә шәһәр номерына шалтырата. Алар кешенең фамилиясе иминият стажы җитмәгәннәр исемлегендә бар дип алдап, ультиматум формасында клиент хезмәтенә язылырга тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта сөйләшү язылып барылырга тиеш, ә бу мәсьәлә буенча кабул итү талоны бирелми дип ышандыралар. Шәхси мәгълүматны бирмәгән очракта пенсиясез калу белән куркыталар.
Истә тотыгыз – Социаль фонд хезмәткәрләре беркайчан да телефоннан шалтыратып кәрәзле телефон номерларын, паспорт мәгълүматларын, СНИЛС яки СМС кодларын сорамыйлар. Пенсия түләү һәм иминият стажы белән бәйле барлык мәсьәләләр бары пенсионер клиент хезмәтенә документлар белән мөрәҗәгать иткәндә генә хәл ителә. Ашыгыч рәвештә ачыкланырга тиешле фамилияләре булган бернинди "исемлекләр" дә юк.
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге билгесез кешеләр белән сөйләшмәскә, шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә һәм мошенниклар атаган номерлар буенча кире шалтыратмаска киңәш итә. Шикле шалтыратулар булган очракта, сөйләшүне шунда ук туктатырга һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Консультация алу өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына шалтыратырга мөмкин (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев