Песигә бер машина алырлык акча тоттык
Песине безгә 3500 сумга саттылар.
Олы кызым университетта укыганда берүзе бер фатирда яшәде. Иптәш тә булыр дип, бер песи баласы алды. Песине безгә 3500 сумга саттылар. Башта аны карап кайттык. Кайткач әтиләренең рөхсәтен сорадык. Балага каршы килеп булмый, ярар дип ризалашты. Шалтыраттык. Шул сәгатьтә үк өйгә китереп бирделәр. Ул песи баласының матурлыгы! Бик ошады ул безгә, бик яраттык. Шулай итеп кызым песиле булды. Казаннан кайтканда да үзе белән алып кайтып, алып китеп йөри башлады. Автобус йөртүчеләр аларны таный башлап, «песиле кыз» дип исем куштылар.
Песи әкренләп үсте, олы гына гәүдәлегә әйләнде. Инде автобуста йөртү дә кыенлашты. Кайтып киткәндә кешегә калдырырга кирәк була башлады. Кызыбыз песиен я иптәш кызына илтеп куя, я иптәш кызы үзе килеп, ашатып, чистартып китә иде. Шулай яшәделәр песи белән.
Кызым аннары кияүгә чыкты, икенче шәһәргә күчеп китте. Песине үзе белән алып китә алмый бит инде, ул безгә кайтты. Шул көннән башланды инде күнелле тормыш. Кыйммәтле ашамлык гына сорый, өй ашына якын да килми. Печтердек, ул уңышлы чыкмады, янадан операция ясатырга туры килде. Кече йомышын өйдә үти, кыйммәтле матраслар, покрываллар, паласлар чүплеккә чыгып китте. Исенә чыдарлык түгел. Өй песи йоны белән тулды. Ирем минем бөтен гади носкилар йон носкига әйләнде, ди. Обедка кайткач урындыкка утыра, бөтен киеме песи йонына бата. Мин исә бертуктамый костюм чистартам.
Песигә алган әйберләрне санап карадык. Берничә елга, алдабрак әйтсәң, бер машина алырлык акча тотылган.
Үзебез авылга күченеп киткәч, песиебез кече кыз белән калды. Хәлләр тагын шулай кабатланды. Өйдән киткәндә иптәш кызларына калдыра, я ачкычны аларга биреп тора. Шулай берсендә кызым кунакка киткәч, песине жәлләп үзебезгә алып кайттык. 31 декабрь иде. Песи өйгә керде, бөтен бүлмәләрне йөреп чыкты. Безнең янга караватка менеп утырды. Аннары яныбыздан төшеп, диван артындагы тартмага кереп ятты. Иртә белән нишләп күренми икән бу дип менеп карасам, песиебез үлгән. Кызым өч көн елады, ашамады, йокламады, сөйләшмәде. Безгә үпкәләде дә әле, карамагансыз дип. Соңыннан әйтте, яңадан песиләр алмыйм, югалту бик авыр, диде.
Алсу Шәйхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев