Популяр җырчылар Чаллы халкына бушлай җырлый
Кайда, кайчан?
19 февральдә Чаллының Шишкин бульварында «Шәһри Чаллы»дан – Пятачок» була. Бу соңгы кышкы Пятачок.
Анда Татарстанның атказанган артисты, 80нче елларда популяр булган Газинур Фарукшин, Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров, җырчы-композитор Хәмид Мәткәримов, баянчы Фәнилә Салихова катнаша.
Җыр-биюләрдән тыш, ярышлар, күңелле уеннар да оештырыла. Җиңүчеләргә спонсорларыбыздан бүләкләр биреләчәк. Иң ерактан килүчегә махсус бүләк тапшырылачак.
Килегез, рәхәтләнеп биеп, ял итеп китегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев