Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прокурор баланың теләген тормышка ашырган

Аңа акыллы колонка бүләк иткән.

Чаллы прокуроры Артур Әбуталипов 9 яшьлек Халидның хыялын тормышка ашырган: акыллы колонка тапшырган. 

Физик мөмкинлекләре чикле булса да, бала актив тормыш алып бара: спорт белән шөгыльләнә, йөзәргә ярата, кыяга үрмәли. 

Прокурор яшь шәһәрдәшебезне прокуратурага чакырып, бүләк тапшырган. Бина буенча экскурсия үткәргән, әлеге хезмәтнең тарихы, эшчәнлеге белән таныштырган. 

Халидның әнисе баласына кайгыртучанлык күрсәткән прокуратура хезмәткәрләренә рәхмәт әйткән.

Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы прокурор