Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы башкарма комитеты эпилепсияле укучының кыйнашны үзе китереп чыгаруын хәбәр итте

Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, баланың ата-анасы диагнозны раслаучы һәм инвалид булуы турындагы документлар тапшырмаган.

Чаллы башкарма комитеты "Татар-информ" агентлыгына эпилепсияле укучыны кыйнау белән бәйле вәзгыять буенча комментарий бирде. Автошәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Винер Харисов сүзләренчә, укучы үзе кыйнаш китереп чыгарган, ә аның диагнозы документлар белән расланмаган.

Винер Харисов мәгълүматы буенча, 10 гыйнварда 15 нче мәктәпнең 5 "Г" сыйныфы укучылары арасында конфликт килеп чыккан. Ачыкланганча, тарткалашның сәбәпчесе соңрак социаль челтәрләрдә яклап язылган малай булган. Ул сыйныфташын ямьсез сүзләр белән атаган һәм ул ясаган сайттан көлгән. Шуннан өч укучы сугышкан.

Малайның бары тик физкультурадан азат итү өчен белешмәсе генә бар. Узган елның декабрендә анысы да гамәлдән чыккан. Баланың ата-анасы диагнозны раслаучы һәм инвалид булуы турындагы документларны мәктәпкә тапшырмаган.

"Конфликтта катнашучылар профилактик учетка куелган. Ата-аналары административ җаваплылыкка тартылган. Укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрелгән, психолог консультация биргән. Конфликтта катнашучыларның берсенең гаиләсе ведомствора учетка куелган", — диде Винер Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев