Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәис Шәкүров өчен югары уку йортларына ишек ачык - ФОТОЛАР

Чаллының А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицейның 11нче сыйныф укучысы Рәис Шәкүров тарих буенча үткәрелгән бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды.

Мондый югары уңышка ирешүдә Рәиснең тарих укытучысы Эльмира Мөхтәрованың роле зур. Рәис икенче сыйныфта укыганда ук Эльмира Исхаковна аның сәләтле, тырыш бала булуын күрә.

– Беренчедән, Рәисне шундый акыллы, җаваплы, тәртипле егет итеп тәрбияләгән әти-әнисенә рәхмәтемне әйтәм. Рәискә үҗәтлек, тырышлык, максатка ирешүчәнлек, эш сөючәнлек кебек сыйфатлар хас. Аның җиңүе – зур команданың уртак хезмәте, – ди Эльмира Мөхтәрова.

Ә бу команда 30-40 кешедән тора: 6нчыдан башлап 11нче сыйныфка кадәр укучылар да, укытучы-тренерлар да керә анда. 10-11 сыйныф укучылары кечкенәләргә булышып, үз белемнәрен тагын да ныгыталар.

– Рәис еш кына үзе дә тарих дәресләрен алып бара. Ул дәресләргә мөстәкыйль әзерләнә. Укучылар аны яраталар һәм хөрмәт итәләр, – ди Эльмира Мөхтәрова. 

 Җиңүгә ирешү өчен егет ничек әзерләнгән? Олимпиада сораулары авыр булганмы? Бу турыда Рәиснең үзе белән сөйләштек.

– Мәктәп укучыларында тарих дәресенә кызыксыну уяту өчен ай-һай зур көч куярга кирәк. Ул авыр фән санала. Син тарих белән кайчан һәм ни өчен кызыксына башладың?

– Мин мәктәпкә кергәнче үк инде телевизордан документаль, тарихи фильмнар карарга, китаплар, энциклопедияләр укырга ярата идем. Үсә төшкәч, яңалыклар, дөньяда барган вакыйгалар белән ныклап кызыксына башладым. Шул ук вакытта география белән дә мавыктым. Тарихи вакыйгаларны географик карталарда «торгыздым». Менә шуннан тарихка мәхәббәт башланды да инде.

– Беренче зур проектыңны хәтерлисеңме? Ул кайчан булды?

– Икенче сыйныфта укыганда «Бөек Ватан сугышы елларында гаиләмнең тарихы» дигән темага проект әзерләдем. Моннан тыш, гаиләмнең шәҗәрәсен дә ясадым, бик күп эзләнергә туры килде. Шуннан мин тарихка кереп киттем.

– Олимпиадаларда күптән катнашасыңмы?

– 7 сыйныфтан. Башта олимпиаданың мәктәп туры, аннан соң муниципаль, региональ һәм бөтенроссия турлары була. 8 сыйныфта укыганда ук мин республика турында призер булдым. 10 сыйныфта тарих буенча бөтенроссия олимпиадасының призеры идем. Быел исә бөтенроссия олимпиадасында 250 баллдан 178 балл җыеп, җиңүче исеменә лаек булдым.

– Олимпиадага ничек әзерләнәсең? Вакыт күп китәме?

– Әлбәттә. Олимпиада якынлашкан саен аңа әзерләнүгә вакыт күбрәк тотыла. Мәәлән, соңгысына көннәр буе әзерләндем дисәң дә ялгыш булмас. Бик күп монографияләр, галимнәрнең фәнни эшләрен, мәкаләләрен укырга туры килә. Интернеттан да күп мәгълүмат туплыйм. Гомумән алганда, олимпиадага ел әйләнәсе әзерләнәм, чөнки мәктәп туры көздән башлана.

– Олимпиада биремнәре авырмы? Аларны эшләү өчен күпме вакыт бирелә?

– Беренче биремдә тарихи эссе язарга кирәк иде. Мин аны «Россия тарихында 14-15нче гасырларда Мәскәү Русе» дигән темага яздым. Икенче биремдә берничә тарихи чыганакны, тарихи карталарны анализлап, нәтиҗә ясарга кирәк иде. Бу бирем телдән эшләнде. Моннан тыш, тест формасында 11 бирем үтәдем. Тест дигәч тә, ул дөрес җавапны сайлау гына түгел, ә логиканы эшкә җигеп, бик катлаулы биремнәрне үтәүне күздә тота. Монда бөтендөнья тарихы буенча да, мәдәният буенча да булган белемнәреңне кулланырга кирәк. Былтыргы белән чагыштырганда, быелгы олимпиаданы җиңелрәк эшләдем, чөнки ел саен катнашып күнегәсең, остарасың.   

– Олимпиада биремнәрен эшләгәндә каушыйсыңмы?

– Һәр тур алдыннан борчылам, каушыйм. Минем язганнарны һәм сөйләгәннәрне тикшерүчеләр ничек бәяләр микән дигән уйлар тынгылык бирми.

– Бөтенроссия олимпиадасында җиңү сиңа нинди мөмкинлекләр ача?

– Россиядәге теләсә кайсы югары уку йортына олимпиада профиле буенча имтиханнар тапшырмыйча укырга керә алам.

– Бу мөмкинлекләрдән файдаланачаксыңмы?

– Юк. Җиңүче булгач, миңа бердәм дәүләт имтиханын рус теле һәм математикадан гына тапшырырга кирәк. Ләкин мин тарих һәм җәмгыять белеме буенча да тапшырачакмын, чөнки аларга ел буе әзерләндем.  

– Киләчәктә кем булырга телисең? Укуыңны кайда дәвам итәргә планлаштырасың?

– Тормышымны юриспруденция белән бәйләргә телим, Мәскәүнең югары уку йортына керәчәкмен. Кайсына икәнен әлегә төгәл әйтә алмыйм. Ләкин тарихны да ташларга җыенмыйм. Лицеемның урта сыйныфларында укучы ике балага олимпиадага әзерләнергә булышачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев