16 апрель 2022 яңалыклары
-
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә түләү өчен 163 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Министрлар Кабинеты резерв фондыннан 8дән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләргә 163 млрд сумга якын акча бүлеп биргән.
-
Чаллыда сәламәтлекләре чикле кешеләр ГТОның алтын билгеләренә ия булдылар
Югары дәрәҗәдәге билгеләрне ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов тапшырды.
-
Чаллы китапханәчесе өйдә кыяр үстерү серләрен чиште
Шәһәр үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Роза Хәмидуллина гаиләсе үзләре үстергән кыярлардан март ахырында ук авыз итте.
-
Чаллыда "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр башланды
Республика программасына быел яңа шәһәрнең 6/10 йорты ишегалды да кертелде.
-
Кызымның сәламәтлеге өчен борчылам
Миңа хәзер кызым янында ит ашарга оят. Үзе бу турыда берни әйтмәсә дә, минемчә, аңа ничектер минем ит ашаганымны күзәтергә бер генә дә рәхәт түгел. Икенче яктан караганда, бу аның үз теләге, аңа беркем дә үлән ашарга кушмый.
-
Чаллыда җир асты кичүен тагын боза башлаганнар
Биредә ремонт күптән түгел генә ясалган булган.
-
Чаллының мәктәп музеена Франциядән дә киләләр
4нче мәктәптә «Туган як» милли музее эшли.
-
«Шәһри Чаллы» газетасыннан өр-яңа проект – «ЯУЧЫ»
Тиң ярыңны эзлисеңме? Үз парыңны таба алмыйсыңмы? Без сиңа булышырга әзер. Газетабыз битләрендә айга бер тапкыр «ЯУЧЫ» сәхифәсе урын алачак. Кызыклы анкеталар, көтеп алынган очрашулар, мәшәкатьле дә, искиткеч күңелле дә туйлар, никахлар – болар барысы да безнең башлангыч белән эшләнәчәк.
-
Чаллыда Карга боткасы бәйрәме уздырылды
Җиңү паркында шәһәрдәшләребез күп җыелган.
-
Чаллыда түбәсенә әйләнгән машина йөртүче зыянны каплаячак
Әлегә аның төгәл суммасы юк.
-
Чаллы депутаты Мариупольдән мәҗбүри күченеп килгән малайга велосипед бүләк итте
Малай паркур белән шөгыльләнәчәк.
-
2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 4,2 мең гектарда урманнар торгызылды
2021 елда, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 4,2 мең гектарда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды. Бу максатларга федераль бюджеттан 87,9 млн сум бүлеп бирелде, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
-
Төзү материалларын кыштан ук алып килделәр
«Юбилейный» бакчачылык ширкәте шәһәр үзәгендә – Орловка белән ЗЯБ бистәсе арасында урнашкан. Биредә 527 участок бар. Кышын 32 кеше даими яши. Ширкәт рәисе Гөлшат Сәлимова әйтүенчә, аларда ташландык бакчалар юк.
-
Баласын үз куллары белән чүп савытына ташлаган
Мәскәү йортларының берсендә җыештыручы чүп савытында яңа туган балага тап була.
-
Хәния Фәрхинең ахирәт дусты үзенә зур бүләк ясаган
Хәзер аның яңа шөгыле барлыкка килгән.