Роспотребнадзор квасны дөрес сайларга өйрәтә
Квасның файдалы икәнен белә идегезме?
Әлеге эчемлек сусаганда көч бирә, матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк-кан тамырлары системасы эшен көйли, азыкны эшкәртү сыйфатын яхшырта. Квас шулай ук актив яшәү рәвеше алып баручы кешеләр өчен дә файдалы.
Роспотребнадзор квасны бавыр авырулары булган һәм гастрит белән интегүчеләргә кулланырга киңәш итми.
Квас сатып алганда игътибарлы булырга кирәк:
Сыйфатлы эчемлекнең составында су, арыш оны, солод, шикәр һәм чүпрә генә булырга тиеш.
Яхшы квас күбекләнергә тиеш, бу углекислотаның дөрес микъдарда булуын раслый.
Шешәнең төбенә берни дә утырмаска тиеш.
Караңгы савыттагы эчемлек алыгыз, ул кваска кояш нурларын кертми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев