Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиягә тагын бер куркыныч вирус килде

Аның белән күбрәк балалар, өлкән яшьтәгеләр авырый.

“Кракен” вирусы – ковидның бер штаммы. Аның белән дөньяның 29 илендә авырырга өлгергәннәр. Хәзер Россиягә дә килеп җитте. Беренче авыру очрагы Пенза өлкәсендә ачыкланды.

Башка респиратор-вирус инфекцияләре сыман "Кракен" һава аша күчә. Аның белән күбрәк балалар, өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулары булган кешеләр авырый, ди табиблар. 

“Кракен” вирусын йоктырганнан соң, тән температурасы 38 градустан югары була. Тән, баш авырта. Хәлсезлек күзәтелә. Борын тыгыла. Ютәл барлыкка килә. Симптомнары суык тигәндә сыман, ди табиблар. Әмма белгечләр сак булырга чакыра. Яңа төр вирус ковид-19 сыман мөһим әгъзаларны зарарлый - пневмониягә китерә. Кичектермичә шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә табиблар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус медицина табиб