Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Россиядә НДСны арттыру турында карар кабул ителде

Дәүләт Думасы өченче укылышта өстәмә бәягә салымның күләмен арттыру турындагы карарга тавыш бирде.

 Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.2019 елның 1 гыйнварыннан НДС бүгенге көндәге 18% тан 20% ка кадәр күтәрелә. Шулай итеп, Финанслар министрлыгы илнең бюджетын уртача 620 миллиард сумга баетырга планлаштыра, ә 6 ел эчендә – якынча ике триллион сум җыела.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев белдерүенчә, НДС буенча ташламалар саклана, нигездә, бу төп хезмәтләр һәм социаль яктан мөһим булган товарларга кагыла. Әмма калган башка товарлар һәм хезмәтләр НДС үсү сәбәпле кыйммәтләнәчәк.

 

http://maydan.tatar/rossiyade-ndsny-arttyru-turynda-karar-kabul-itelde/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев