Рөстәм Әсәдуллинга «Яшьлегем» җырын кем язган?
Ул бу җырын «Татар җыры»нда ике тапкыр җырлады.
Автор башкаручы Рөстәм Әсәдуллин быел «Татар җыры – 25» тә үзенең беренче алтын барс статуясын алды. Аны әлеге тамашада ике тапкыр җырлаттылар. Рөстәм «Яшьлегем» җырын икенче тапкыр баянда үзе уйнап җырлады.
Халык арасыннан чыккан талантлы егет эстрада сәхнәсенә «Яшьлегем» җыры белән «атылып» килеп керде һәм тиз арада тамашачы мәхәббәтен яулады. Хәзер гастрольләрдә йөри. Рөстәмнең Чаллыдагы концерты да тулы залда, җылы атмосферада узды.
Җырчы блогер Равил Закировка үзен эстрадага алып кергән хитының язылу тарихын сөйләде.
«Иртәнге сәгать 8 дә күңелемдәге хисләремне утырдым да яздым. Көе дә үземнеке», – диде ул.
Актаныш районы Байсар егете 18 ел Түбән Кама телевидениесендә алып баручы булып эшләгән. Шуңа күрә аңа тамашачылар алдында чыгыш ясау әлләни авыр бирелми икән. Үзенчәлекле һәм моңлы җырлавы өстенә ул өздереп баянда да уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев