Рөстәм Миңнеханов балаларның хыялын тормышка ашыра
«Татар-информ» хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Корстон»да «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX съезды кысаларында узган «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элегрәк Татарстан Рәисе Казан Кремлендә акциядә катнашты һәм өч баланың хыялын тормышка ашырган иде инде.
Акциягә шулай ук Рәис администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та кушылды, ул берничә баланың теләген үтәүгә алды.
«Теләкләр чыршысы» акциясе Россиядә 2017 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, ятимнәрне, аз керемле гаиләләрдәге балаларны, хәрбиләр һәм мобилизацияләнгәннәрнең балаларын, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендәге конфликт зоналарында яшәүче, шулай ук атышлардан зыян күргән Россиянең кайбер төбәкләрендә яшәүче балаларны үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев