Объект Круглое Поле бистәсендә төзелде.
10 сентябрьдә Тукай районында мөһим вакыйга булды. Круглое Поле поселогында беренче ябык боз сарае «Тукай Арена» ачылды. Яңа спорт комплексының эшенә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов символик рәвештә беренче алканы ташлап старт бирде. Алканы биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов һәм Түбән Суыксу авылындагы хоккей командасының яшь уенчысы кабул итте .
«Тукай Арена» районның «Тукай» спорт мәктәбенә беркетелде. Биредә якын арада балалар өчен хоккей һәм фигуралы шуу буенча бушлай секцияләр эшли башлаячак.
Боз сараенда өлкәннәр өчен дә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Кич белән һәвәскәр хоккей лигасын эшләтергә планлаштыралар.
Спортчылар өчен комплекста барлык уңайлыклар да каралган. Биредә 25 кешегә исәпләнгән дүрт аерым киенү-чишенү бүлмәсе, душ һәм санитар бүлмә, гардероб, иркен фойе, медпункт, тренерлар бүлмәсе һәм административ бүлмәләр бар.
Фотолар ТР Рәисенең макс каналыннан алынды.
Нет комментариев