Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ һәм Россия фәннәр академиясенең уртак утырышында катнашты

КАМАЗ компаниясенә фәнни казанышларны куллану зарур, дигән фикер җиткерде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте һәм Россия фәннәр академиясенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, киңәшмә Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев һәм автогигантның  генераль директоры Сергей Когогин мөрәҗәгате белән башланып китте.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә машина төзелеше тармагы алдында торган бурычларны билгеләде. Аның сүзләренә караганда, киңәшмә җитди темага — фән һәм җитештерү багланышларына багышлана.

«КАМАЗ бүген илебезнең машина төзелешендә лидер компания булып тора. Соңгы елларда күп нәрсә эшләнде. Лидерлык позициясен саклап калу өчен, фәннең катнашуы, фәнни казанышларны куллану зарур. Моннан башка авыр булачак», — диде Татарстан Президенты.

Киңәшмәдә электр һәм водород транспортын, интеллектуаль идарә системалары булган транспорт чараларын үстерү тенденцияләре һәм перспективалары, Россия Фәннәр академиясенең фәнни-тикшеренү эшләрен һәм кадрлар потенциалын исәпкә алып, яңа конструкцион материалларны куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы