Наталия Фишман-Бекмамбетованы "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде
Республика Президенты ярдәмчесе нәтиҗәле хезмәте һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә зур өлеш кертүе өчен бүләккә лаек булды.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Фидакарь хезмәт өчен»республика медаленә лаек булды. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.Документта Наталия Фишман-Бекмамбетованың нәтиҗәле хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм республиканың җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә зур өлеш кертүе билгеләп үтелә.
Бүләкләү турындагы указга 30 октябрьдә-Наталия Фишман – Бекмамбетованың туган көнендә кул куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев