Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»дан -Пятачокта иң оста биючегә тайланд кешесе массаж ясаячак

Бу бүләккә кем лаек булды?

Чаллының Җиңү паркында "Шәһри Чаллы"дан - Пятачокның чираттагысы гөрләде. Бу юлы да сәхнәне саллы артистлар тотты. 

Пятачок сәхнәсенә  беренче булып "Шәһри Чаллы"ның яңа проекты - "Халык талантлары: гөрләтәбез!"  конкурсында җиңүчеләрнең берсе Равил Хафизов чыкты.

Тамашачылар аның дәртле җырларына кушылып рәхәтләнеп биеделәр. Равил әфәнде халык өчен Пятачоклар уздырган, шәп газета чыгаручы редакция коллективына рәхмәт әйтте. Бу эшләрнең дәвамлы булуын теләде.

Аннары сәхнәгә талантлы шәһәрдәшебез Илшат Хәмәдиев күтәрелде. Халык яратты инде үзебезнең Чаллы егетен! Әтисе, моңлы җырчы Ринат Хәмәдиевны да халык сагынган! Аның чыгышын көчле алкышларга күмделәр.

Әтиле-уллы Хәмәдиевларның "Гомерне ашыктырабыз бугай" җырын яраттылар. Алкышлар өчен Ринат Хәмәдиев тамашачыларга рәхмәт әйтте.

Бию ярышларының беренче турында 

Сарманнан  - Гөлнара белән Ландыш, Актаныштан Наҗия, Аксубай районыннан Энҗе узыша-узыша биеде. Кызлар барсы да оста. Тик тамашачылар бу юлы да Аксубай кызы Энҗе Хөснетдиновага өстенлек бирделәр.

Ул тай массажына сертификат белән бүләкләнде.

Пятачокларны халыкка кайтарган шәхес "Шәһри Чаллы" газетасының баш редакторы Резидә Юсупова чарабызга килүчеләргә, артистларга, коллективка рәхмәт әйтте. "Без сезне, сез безне яратасыз. Бу юлы да берсеннән-берсе матур артистлар чакырдык. Ошыймы?", - диде ул. Аның бу соравына көчле алкышлар белән җавап кайтарды тамашачылар.

"Шәһри Чаллы" трендлардан калышмый. Бу юлы пятачокта соңгы вакытта халык арасында популяр булган "Сиңа гына илтә юлларым" җыры авторы, баянчы Рамил Канипов чыгыш ясады.

Ул пятачокта беренче тапкыр чыгыш ясап, рәхмәтле булып китте. Рамил талантлы җырчы Илзидә Госман төркеменең музыканты. Илзидә исә пятачокка өч тапкыр килде. "Мин пятачокларга килергә яратам. Чаллыда беренче концертымны куйганда "Шәһри Чаллы" журналисты интервью алган иде. Шуннан бирле газета белән бергә. Ел саен Чаллыда концертымны куям", - диде ул.

Илзидәнең матур образдан чыгыш ясавы пятачокның бу юлы да матур бизәге булды. Афәрин! 

Берара куера башлаган болытлар да халыкны куркытмады. "Шәһри Чаллы"ның тугры тамашачылары күп булып килеп, рәхәтләнеп биеде. Бүләкләр алды. 

Безгә социаль челтәрләр өчен материаллар җибәреп торучы Тәслимә Салаховага баш редактор махсус бүләк - теплоходта Чулман буйлап сәяхәт итү өчен сертификат бирде. "Күптән кызыга идем, рәхмәт сезгә", - диде Тәслимә ханым. "Шәһри Чаллы" тугры язылучыларына шулай хыялларын тормышка ашырырга булыша ул. Без моның өчен иганәчеләребезгә рәхмәтле.

 

Тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыннан укырсыз. Безнең белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Шәһри Чаллы"дан пятачок