Пятачокта сәяхәткә юллама белән бүләкләнгән Әлфия Хәмәтҗанованы 100 мең кеше карады
Ул кайда эшли?
Кама буйлап сәяхәткә юллама белән иң оста биючеләрнең берсе Әлфия Хәмәтҗанова белән элемтәгә кердек.
– Минем әти-әнием чыгышлары буенча Аксубай районыннан. Үзем Чаллы кызы. 2нче гимназиядә укыдым. Хәзер 41нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Биергә яратам. «Чишмә» мәдәният үзәгенә хореограф Рәсимә Хәйбуллинага йөрдем. «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе үткәргән пятачокларга өч ел йөрим. Әнием дә пятачокларны ярата, ул да бии. Әмма оялчан. Мин моңа кадәр халык арасында гына биедем. Бу юлы осталыгымны күрделәр. Көтмәгәндә җиңүче дә булдым. Аллаһы боерса, сәяхәткә ирем белән барачакмын. Шундый күңелле чара оештыручыларга рәхмәт. Мин биюдән ләззәт алып рәхәтләнеп ял итеп кайтам. 4 яшьлек кызым Айзилә дә минем арттан хәрәкәтләрне кабатлый. Буш вакытларда без гел биибез, – диде ул.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев