Пятачокта иң оста биючеләр Кама буйлап сәяхәткә юллама белән бүләкләнде
«Пятачок»ларның бишенче сезоны башланды.
"Шәһри Чаллы"дан - Пятачокның җәйге сезоны старт алды. Бүген Чаллының Җиңү паркына пятачокны зарыгып көткән шәһәрдәшләребез җыелды.
Бәйрәм Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров "Эх пятачоклары" җыры белән башлап җибәрде.
Аннары алып баручылар Резидә Ганиева белән Илнур Гомәров
Пятачокларны халкыбызга кайтарган "Шәһри Чаллы" газетасының баш редакторы Резидә Юсуповага сүз бирде. Резидә Мәхмүтовна бу пятачокның үзенчәлеге турында.: "Бүгенге чара Чаллының - 400, пятачокларның 5нче сезонына багышлана. Безнең чарада 40лап популяр җырчы катнашты. Еш кына: халык арасындагы үзешчәннәр "Безнең дә пятачокта җырлыйсыбыз килә», дип мөрәҗәгать иттеләр. Без аларның үтенечен истә тотып, халык арасыннан талантларны барлау максатыннан «Халык талантлары, гөрләтәбез» дип исемләнгән бәйге уздырдык. Анда 40тан артык кеше катнашты. Күренекле сәнгать әһелләре арасыннан җиңүчеләр сайланды. Алар арасындагы иң-иңнәре өчен язылучыларыбыз тавыш бирде. Бүген аларның 4се сезнең алда чыгыш ясый", - диде.
Сәхнә түренә бер-бер артлы җиңүчелеребез - халык талантлары Амелия Павлова, Илназ Харисов, Илфат Әхмәтҗанов һәм Нәсим Шәфыйков чыкты. Алар халкыбызга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Аларга дипломнар тапшырылды. Чыннан да алар халык арасыннан чыккан җәүһәрләр.
Аннары алар иң оста биючеләрне сайладылар. Беренче дүрт кеше арасыннан 41нче мәктәп хезмәткәре Әлфия Хаматҗанова җиңүче дип табылды. Ул капитан Гусев теплохында Кама буйлап сәяхәт итү өчен юллама белән бүләкләнде. Шундый ук бүләккә Башкортостанның Бакалы районы егете Дамир Рәҗәпов та лаек булды.
"Пятачок"та Татарстанның атказанган артисты Флүрә Талипова да чыгыш ясады.
"Шәһри Чаллы", аның редакторы Резидә Юсупова, бөтен коллектив татар милләтен саклап калу өчен зур хезмәт куя. 5нче ел инде халык өчен шундый матур чарарлар уздырасыз. Газетаның, пятачокларның, редакция хезмәткәрләренең гомере озын булсын. Бик күркәм чара, рәхәтләнеп халыкны күзәттем. Чын безнеңчә, милли бәйрәм бу", - диде ул тәэсирләре белән уртаклашып.

Быел пятачокка Америкада яшәүче шәһәрдәшебез, АКШта Сабан туйлар оештыручы Айна Еремина-Зиттерлунд та килде. Ул да халык бәйрәменә югары бәя бирде: "Халык өчен бик кирәкле искитмәле чара. Татар халкы, Чаллы белән янә бер кат горурландым. Татарстаныбыздан читтә яшәсәк тә милли бәйрәмнәр уздырабыз. Әмма монда башка мохит: туган ягыбызда рәхәт, күңелле. Шәһәребез, парк матур, татар җырлары яңгырый. Чаллыны гел сагынып кайтам. Рәхмәт пятачокка чакырган өчен. Күпме дус, туганнарымны, элек мәдәният өлкәсендә бергә эшләгән хезмәттәшләремне очраттым. Яшьлек елларым, «Остабикә» ансамбле белән бәйрәмнәр оештырган вакытлар искә төште», – диде ул.
Бүген "Шәһри Чаллы"ның макс төркеменә язылучылар кинотеатрга билет белән бүләкләнделәр.
Пятачокны гадәттәгечә Илнур Гомәров үзенең дәртле җырлары белән тәмамлады. Бу чараны яратып, бар күңелен биреп алып барган Илнурыбыз «Эх, Чаллы пятачоклары» җырын халык арасына төшеп бии-бии җырлады. Талантлы улының чыгышын яратып һәм горурланып Гөлсинә ханым видеога төшерде.
Пятачоктан тулы язманы газетаның киләсе саннарыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев