«Шәһри Чаллы»га – 36: «Газетаның бүгенгесе өчен бик шатмын!»
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»га – 36: «Газетаның бүгенгесе өчен бик шатмын!»

Туган көнебез уңаеннан газета чыга башлаган еллардан ук 10 ел журналист, аннары тагын 10 ел редактор булып эшләгән шәһәрдәшебез Флүзә Фәррахова белән очраштык.

«Шәһри Чаллы» басмасының нәшер ителә башлавына быел 36 ел тула. Чаллыда татар телендә шәһәр газетасы булдыру турында карар 1990 елның 24 августында кабул ителә. «Чулман-Идел» исеме астында газетаның беренче саны 29 август көнне басылып та чыга. Вакыт үтеп, исеме «Шәһри Чаллы»га үзгәртелә. Газета бүген дә шәһәр, республика халкына файдалы, мөһим яңалыкларны беренчеләрдән булып җиткерә.
Туган көнебез уңаеннан без газета чыга башлаган еллардан ук 10 ел журналист, аннары тагын 10 ел редактор булып эшләгән шәһәрдәшебез Флүзә Фәррахова белән очраштык. Ул газетаның кайбер номерларын, анда басылган мәкаләләрне җыеп барган, бергәләп элеккеге саннарга күзәтү дә ясадык.

– Флүзә апа, сез газета чыга башлаган елларда ук эшкә килгәнсез...
– Мин редакциягә 1991 елның августында килдем. Белемем буенча педагог, журналист булып эшләү ниятем дә, теләгем дә юк иде. Шул елларда «Аргамак» журналы да ачылды бит. Бөтен журналистлар шунда агылды, «Шәһри Чаллы» бушап калды. Журналистлардан Ямаш Игәнәй калды, мин аның янында утырдым, аннан Нәсимә Садыйкова килде. Мин газетаның беренче редакторы Йосыф Якуповичның хатыны Җәмилә белән бер группада укыган идем. Ул мине шунда урнашырга бик кыстады. «Син бит физика укымадың да инде, гел әдәби китаплар белән мавыктың, шигырьләр дә яза идең, әйдә инде!» – дия иде. Йосыф Җимангулов белән бергә минем янга өч тапкыр килделәр, соңгысында риза булдым. Әле дә исемдә, август башларында эшкә килдем, озак та үтмәде, мине Казанга җибәрделәр, анда суверенитет турында законопроект карала иде. Репортаж язарга куштылар, мин аның нәрсә икәнен дә белми идем. «КАМАЗ» белән төнлә генә кайтып җиттек, иртән йокламаган да килеш эшкә киттем. «Репортажың кая?» – диләр, мин әле язып өлгермәгән идем. Утырып, тиз-тиз генә яза бардым, рәссам Рәис Шаһи бар иде, ул битләрне наборщикка кертә торды. Шулай итеп, бер полосалык материал әзерләдем. Беренче материалым шул булды, әле үземдә архивта да саклыйм мин аны. 

– Газета эшенә кереп китү авыр булдымы?
– Әкренләп кереп киттем, баштан хатлар бүлегендә утырдым. Аннан журналист материаллары әзерли башладым. Мин мәгариф бүлеген алып бардым, педагог белемем булгач, бу тема миңа якын иде. Мәктәпләр, балалар бакчалары белән эшләдем. «Мәгърифәт нуры» дигән кушымта чыгара башладым. Аннан бүлек редакторы итеп куйдылар. Аннары Йосыф Якуповичны эштән алдылар. Редактор урынына кеше эзләдек, күп кешегә әйтеп карадык, риза булмадылар. Мин газета чыгара беләм бит инде, шуңа кеше табылганчы дип кенә эшләп торырга ризалаштым. 2000 ел ахыры иде, шулай эшләп тә калдым.

1992 елгы газета. 

– Ни өчен редактор булып эшләргә теләмәдегез?
– Журналист белемем юк, укырга да соң иде. Гаилә дә бар бит әле, өйдә өч бала көтеп тора. Кызларга телефон аша шалтыратып, ашарга пешерергә өйрәтеп торган чаклар да булды.

– Йосыф Якупович турында да сөйләгез әле, ул нинди җитәкче иде?
– Газетаның беренче редакторы Йосыф Җимангулов бик әйбәт кеше иде. Әмма сәбәбен дә аңлатмыйча, эшеннән алдылар аны, ул заманда кеше өстеннән зарланучылар күп иде, шуның нәтиҗәседер. Йомшак агачны корт баса, диләр бит, аның белән дә шулайрак булды. Тыныч эшләде, артык критиканы да бирдертми иде, конфликтлар яратмый иде. Йосыф Җимангулов бик зыялы, иманлы, кешелекле, мәрхәмәтле иде. Аны Шәһәр Советында депутатлар тавыш биреп, үзләре билгеләп куйган иде. Газета ачылган мәлдә редактор булырга теләүчеләр дә күп иде, Йосыф Якупович кандидатлар арасыннан җиңеп чыкты. Газетаның киләчәген күреп, тырышып эшләде, милли темаларны да курыкмыйча яктырта иде.

– Ул елларда газета эшчәнлеге ничек барды, язылучылар күп идеме?
– Сер түгел, подписка начар барды. Мин редактор булып килгәндә, язылучылар саны 1 меңгә калган иде. Тартып-сузып, тиражны 3,5 меңгә җиткердек. Шәһәр хакимияте карарларын бастырып, тәрҗемә итеп кенә акча кертә идек. Шәһәр хезмәт хакына оклад түли иде. Аннары реклама чыгарырга тәкъдим иттем, реклама бүлеге оештырдык. Тираж зур булсын өчен, күрше район газеталары белән берләшеп, атнага бер санны «Регион» кушымтасы белән чыгардык. Телевидениедән безнең редакциягә Гөлчәчәк Титова, Марина Зәйнуллина килде, алар реклама эзләде. Кызлар акчаны яхшы кертә башладылар, журналистларның хезмәт хаклары да артты. Әле бер газета да аның хәтле хезмәт хакы алмый иде. Әкренләп үстек, аннары типография белән сөйләшеп, төсле бит чыгара башладык. Иң беренче төсле полосалы газета 2004 елның 28 августында чыкты. Төсле полосалар булгач, реклама да, тираж да тагын да артты. Һәр журналистка компьютер алып куйдык. Мондый шартлар башка редакцияләрдә юк иде. Журналистларны компьютер каршына мәҗбүриләп утырттым, яңалыкка өйрәнү җиңел булмады. Этләнә-этләнә эшләдек. Редакциянең иң яхшы үсеш еллары шул вакытта иде.

– Журналистлар да алмашынмагандыр?
– Состав үзгәреп торды. Тукай районының  «Якты юл» газетасыннан Лариса Васильева, Рәзинә Хәсәнова килде. Безнең 20 яшьлек юбилей уңаеннан язылган материал да саклана әле миндә. Менә безнең коллективның фотосы – Ризидә Камалова, Ризидә Гасыймова, Зөлфия Галимова, Сирень Якупова, Ләйсән Галимова. Фирүзә Харрасова фотога эләкмәгән.

– Флүзә апа, сез эштән киткәч, журналистикада бик зур үзгәрешләр булды. Шул ук яңа технологияләр дә хәзер замана таләбе. Шулай да элеккеге эш белән хәзергесен чагыштырып карыйк әле.
– Хәзер эшләмәгәч, җавап бирү кыенрактыр. Әмма элек сүз иреге бар иде. Түрәләрне дә тәнкыйть утында тота идек, «Балык башыннан чери» кебек баш исемнәр дә куя идек. Җитәкчеләрнең, депутатларның эшен дә тикшерә идек, үз фикеребезне яза идек. Ул вакытта татар теленең терелә башлаган мәле иде. Татарча интервью бирүчеләр юк иде, журналистлар русчаны тәрҗемә иттеләр.

– Анысы хәзер дә әллә ни үзгәрмәде...
– Әйе, тел темасын ул елларда да бик еш яктырттык, хәзер дә. Игътибар итсәк, темалар һаман да кабатлана. Хәзер эш җиңелрәк кебек, без материалны баштан кулдан яза идек, аны машинистка җыя иде. Фотоны да пленкадан карый идек, типографиягә бастырырга үзебез илтеп бирә идек, хәзер сез электрон почта аша җибәрәсез. Беренче санның чыкканын типографиядә көтеп тә тора идек. Иң яхшы фотограф Николай Туганов иде.

– Хәзерге заманның тагын бер үзенчәлеге – социаль челтәрләрдә блогерлар артты, халык массакүләм мәгълүмат чараларының каналларына караганда, блогерларга күбрәк языла. Сезнеңчә, алар журналистларга көндәшме?
– Юк инде, нишләп алар конкурент булсын. Безнең җәмгыять тә үзгәрде бит, уйламый торган, җиңел материалларга күчеп бара. Халыкка кызык, җыен чүп-чар кирәк. Менә Рафис Атаказ исемле журналист бар иде. Шул берзаман «Кызлар, шундый сагындым» дип сөйләп, елый-елый видео җибәргән иде. Шул интернетта таралды да, ул блогер булып китте, подписчиклар җыйды. Шулмы инде җитдилек? Теләсә нәрсә сөйләп, көлдереп, килде-китте күрсәтеп, контент җыялар. Мин аларны бер дә хупламыйм.

– Араларында бит файдалылары да бар, рецептлар, файдалы киңәшләр...
– Андыйларын күзәтәм. Әмма барыбер сирәк язылам. Алар барыбер сыйфатлы журналист материалы белән тиңләшә алмый дип саныйм.

– Флүзә апа, сез безнең бүгенге газеталарны укыйсызмы?
– Мин хәзер Казанда торам, Чаллыга җәйгелеккә генә кайтам. Шуңа күрә языла алмыйм. Әмма апам яздыра, аларга баргач укыйм. Газетаның бүгенгесе өчен бик шатмын, канәгать. Бик әйбәт материаллар. Редакторыбыз Резидә Юсуповага да бик рәхмәтле, ул газетаны саклап кына калмады, ә күтәреп тә җибәрде. Ул «Пятачок»лар гына да ни тора бит! Газетаны гына түгел, шәһәрне дә «Пятачок»лар белән күтәрде. Газета киләчәктә дә ябылмасын, эшләсен. Электрон версияләр дип, кәгазь басманы да бетермәсеннәр.
Әңгәмәдәш – Гүзәл Шиһапова
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


«Шәһри Чаллы» туган көн

Нет комментариев