Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табибларга - 1 миллион 280 мең сум акча?!

Чаллыда 2 меңнән артык табиб өстәмә акча алды.

2023 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен яңа дәүләт ярдәме гамәлгә керде. 

Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре табибларына, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә ай саен өстәмә акча түләнә. Аның күләме – 4,5 мең -18,5 мең сум. 

Табибларга  түләүләрне алу өчен беркая барып йөрергә кирәкми. Акча реестрлар нигезендә фонд хезмәткәрләрнең банктагы счётына яки МИР картасына 7 эш көне дәвамында күчерелә. 

Ел башыннан Татарстанда 27 000 медицина хезмәткәренә 1 280 млн сум өстәмә акча түләнгән. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча чир авыру сәламәтлек