Аның күләме 10 меңнән 800 мең сумга кадәр.
16 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда учак ягарга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Шулай ук, табигатьтә, бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык утта ризык әзерләргә рөхсәт ителми.
Бу кагыйдәләрне колагына элмәүчеләргә штраф яный. Аның күләме физик затларга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Нет комментариев