Яңалыклар тасмасы

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сәбәп булган

Янгын “Гидростроитель-2” бакчачылык ширкәтендәге йортны тулаем юкка чыгарган.

Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сүндерелмәгән төпчек сәбәп булган. Бу хакта  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Гидростроитель-2” бакчачылык ширкәтендә бакча йортындагы янгын турында хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына кичә кич алынган. Урынга килгән янгын-сүндерү часте утны тиз арада сүндергән. Ачыкланганча, янган корылмаларны караганда, 57 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига сәбәбе  - тәмәке тарткандагы саксызлык. Янгын мәйданы 20 квадрат метрны тәшкил иткән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев