Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сөйгәненә пычак белән кадап качкан егетне Чаллыда таптылар

Ул моңарчы да хөкем ителгән булган.

Хокук сакчылары 25 яшьлек егет эзенә чыкты. Ул сөйгәненә һөҗүм итүдә гаепләнә. 

Исегезгә төшерәбез, вакыйга 15 августта Чистайда була. Кыйналып яшәгән кыз егетеннән качып чыгып китә. Егет аны эзләп таба һәм муенына пычак белән кадый, йөзен кисә. Ярый, узып баручылар ярдәм итә. Алар ир-атка борычлы баллон белән сиптерәләр. Тик егет хокук сакчылары килгәнче качып өлгерә.  Аны бер айдан соң Чаллыда эзләп табалар. 

Гаепләнүче  "Үтерергә теләү" маддәсе буенча хөкем ителәчәк. Хокук сакчылары әйтүенчә, ул моңарчы да башка хатын-кызга һөҗүм итеп, ирегеннән мәхрүм ителгән булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев