Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдатларга шәм, маскировка челтәрләре ясаучылар яңа шөгыльгә күчә

Бу хакта “Навигатор успеха” социаль үзәге җитәкчесе хәбәр итте.

“Навигатор успеха” социаль үзәге махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә узган елның ноябреннән ярдәм итә башлады. Хатын-кызлар җыелышып, блиндаж шәмнәр ясый, маскировка челтәрләре үрә. Моннан тыш, кием-салым, азык-төлек, хәрби кирәк-яраклары җыеп фронтка җибәрә. (Бу хакта монда язылган)

Хәзер кызлар ныклап яңа юнәлештә эшләргә планлаштыра. Алар солдатларны кайнар ашлар белән сыйларга тели. Яшелчә, итләрне киптереп, тиз пешә торган "коры ашлар" әзерләячәк. Андый ашлар ясаучы "Вкус дома НЧ” төркеме кызлары турында монда язып чыккан идек.

-    Урамда яз. Күбесе базларыннан яшелчәләрне чыгара. Кайберәүләр нишләтергә белми, чүплеккә ташлый. Әрәм итмәсеннәр. Без аларны пешереп һәм киптереп, хәрбиләргә “коры аш” ясаячакбыз. Үзләре дә шулай киптереп, китереп бирә ала. Аннан соң, киптерелгән җимеш һәм үләннәр дә кабул итәбез, - ди “Навигатор успеха” социаль үзәге җитәкчесе Ольга Айдимирова.

Теләгән кеше матди ярдәм яисә яшелчә киптерү җайланмасы сатып алып бирә ала. 
Ярдәм итәргә теләүчеләр ГЭС бистәсенең Муса Җәлил проспекты буенча урнашкан 56 Б йорты, 7 катына мөрәҗәгать итә ала. Ял көннәреннән тыш, “Навигатор успеха” көн саен иртәнге сәгать 10:00дан 14:00 га кадәр эшли. 

Фотолар "Навигатор успеха" социаль үзәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция