Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы солдатлары маскировка челтәрләре сорый

Бу хакта “Навигатор Успеха” җитәкчесе хәбәр итте.

Чаллыдан махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләргә ай саен шәһәрдән гуманитар ярдәм җибәрелә. Әлеге изге эштә “Навигатор Успеха” социаль үзәге дә актив катнаша. Аның җитәкчесе Ольга Айдимирова әйтүенчә, шушы арада гына Чаллы хәрбиләре белән элемтәгә кергәннәр. Егетләр маскировка челтәрләре сораган. 

-    Маскировка челтәреннән башка, солдатларга азык-төлек, эчке киемнәр, носки, фонариклар, Power Bankлар да кирәк. Егетләребез ни сорый, шуны җыеп җибәрәрергә тырышабыз. Моннан тыш, без госпитальләргә дә ярдәм итәбез, - ди “Навигатор Успеха” җитәкчесе, “Мирный" җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Ольга Айдимирова. 

“Навигатор Успеха” үзәгендә көн саен 5-15 кеше җыела. Пенсионерлар гына түгел, яшьләр дә килә. Мобилизацияләнгән егетләрнең хатыннары, әниләре дә теләп катнаша.

-    Зур маскировка челтәрен (размеры 5*12 метр) ясауга 3 көн китә. Якшәмбедән башка, һәр көн очрашабыз. Иртәнге сәгать 9дан арыганчыга кадәр. Инде декабрьдән бирле эшлибез. Ярдәм итәргә теләүчеләр күп, - ди Ольга Айдимирова. 

Маскировка челтәрләреннән тыш, Чаллы хатын-кызлары блиндаж шәмнәр дә ясый.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм МАХСУС хәрби операция