Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Стилист Илсия Борис: «Яңа ел образында хаталар күп»

Ат елын нинди киемнән каршы алырга кирәк?

Яңа ел кичәсендә һәр хатын-кызның үзен гадәттәгедән чибәр һәм зифа буйлы итеп тоясы килә. Бәйрәмчә образ өчен күлмәк, туфлиләр сайлау, якынлашып килүче Ат елының төсләрен дә истә тоту җиңел түгел. Бу уңайдан сезгә шәхси образлар булдыру өлкәсендә 15 елдан артык эшләүче стилист–имиджмейкер Илсия Борис киңәшләре ярдәм итәр.

– Илсия, үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.
– Мин студент вакытымнан алып шактый еллар Чаллыда яшәдем, стилист буларак эшем дә шунда башланды. Беренче белемем буенча мин шәфкать туташы, 3 елга якын шифаханәдә сәламәт яшәү рәвеше буенча инструктор булып эшләдем. Соңыннан телевидениегә чакырдылар, «СТС» телеканалында «Сәламәтлек», «ТНТ-Эфир», «СПБ-5» каналларында башка тапшырулар алып бардым. Матурлык бәйгесендә дә катнашырга өлгердем (елмая), «Мисс очарование-2002» исеменә һәм 1нче урынга лаек булдым. 17 яшемдә Төркиягә юллама оту – баш әйләндергеч уңыш иде, билгеле – чит илгә тәүге тапкыр очтым ич. Аннан истәлеккә алып кайткан алтын кулонны әнием әлегәчә киеп йөри. Хәзер без өченче ел Казанда яшибез. Спортны яратам, бию белән шөгыльләнәм, орхидеяләр үстерәм, тәмле итеп ашарга пешерәм. Мин 3 бала әнисе.

– Ә стилист һөнәрен ничек үзләштерергә булдыгыз?
– Очраклы гына дисәм дә була. Косметологка укыганда визаж, ягъни макияж ясауны да үзләштердем. Бу эш миңа бик ошап китте – бизәндергәч, хатын-кызлар үзен бәхетле итеп тоя иде, моны күрү миңа канат куйды. Тик аларның чәчен матур итеп ясамыйлар, картайталар иде. Шуңа булдыра алганча анысын да үзем төзәттем. Аннары күзем киемнәренә төште – ниндидер бәйрәмгә макияж ясаганда «образ сайлау»ны бүләк итә башладым. Бу эштә иптәш кызым Аня Кочеткова киңәшләре ярдәм итте. Тәҗрибә туплаган саен бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Бүгенге көндә мин стилистика белән генә шөгыльләнәм. Кешеләрнең сөенүе, матураюы, канәгать калулары, үз-үзләренә ошый башлаулары миңа авырлыкларны җиңәргә, бернигә дә карамастан эшемне дәвам итәргә илһам бирә.

– Яңа елга образ сайлаганда хатын-кызлар нинди хаталар ясый?

  1. Банкет залына күлмәк белән сапоги яисә ботильон кию. Бу очракта туфли отышлырак.
  1. Дөрес сайланмаган колготкалар (я алар артык калын була, я төсе киемгә туры килми). Мин минималь «den» тыгызлыктагы, сезнең тән төсенә бик якын тондагыларны алырга киңәш итәм. Кыска шорты яки итәк, иңбашлары ачык булган образларга гына тыгыз капрон оек туры килә. 
  1. Дөрес сайланмаган эчке кием. Ул уңайлы һәм шул ук вакытта форманы тота торган, тән төсендә, пөхтә итеп яшерелгән яки үтә күренмәле булырга тиеш.
  2. Кайбер хатын-кызлар иң матур киемнәрен бөтенесен берьюлы кия. Чынлыкта сез бер генә әйбергә басым ясап та бик зәвыклы күренә аласыз. 
  3.  Киемне алдан карамау. Атна-ун көн эчендә без бераз тазарып та китә алабыз. Ул вакытта тарттыра торган эчке кием кулланырга була. 
  4.  Киемнең бәйрәмгә дә, көндәлеккә дә туры килә торганын сайлау. Кешенең купшы, затлы күлмәге дә булырга тиеш. Һич булмаса, сыйфатлы тукымадан, сезгә килешкән төстә, фасонда тегелгән күлмәкне төрле бизәнү әйберләре белән бәйрәмгә кияргә мөмкин. 
  5. Бер үлчәмгә ким яки буе туры килмәгән кием алу. Ташламаларга кызыгып, модасы үткән киемнәр, кычкырып торган төстәге яки артык ялтыравык образлардагы кешеләрне күреп тә күңелем төшә.

– Төрле фигуралы хатын-кызларга күлмәк сайлау буенча нинди киңәшләр бирер идегез?
– Фигурагыз өчпочмак яки груша формасында икән, иңбашлар, муенга игътибарны җәлеп итә торган «канатлар», җиңе күпереп торган яки катлы булган әйберләр сайлый аласыз. Сыйфатлы тукымалар фигураны яхшырак «җыя». Киң җилкәле ханым-туташларга киң, күпереп торган итәкләр, чалбарлар, А-силуэтлы күлмәкләр, V-рәвешле изү килешә. Истә тотыйк, без һәрвакыт ком сәгате формасындагы фигурага омтылабыз. Әгәр «алма» фигурасына ия булсагыз, күп катлы образларны сайлагыз. Бу чалбар белән топ, пиджак булырга мөмкин. Иң мөһиме – киемегез билегезне күрсәтеп торырга тиеш. Бу очракта каешлар бик урынлы. Буегыз кыска икән, җиңегезне сызганыгыз, беләзегезне ачарга тырышыгыз, алай образ җиңелрәк тоела. Шулай ук моно, ягъни бер төстәге яки якын төсмерләрдәге образлар сайлагыз. Үкчәле һәм очлы туфлиләрдән кеше биегрәк булып күренә.

– Яңа ел корпоративына кием сайлаганда нәрсәне очсызракка алырга, ә кайсыларына акчаны кызганмаска кирәк?
– Яхшы итәк белән пиджагыгыз бар икән, очсыз ләкин бәйрәмчә топ алырга була. Ә менә аяк киемен уңайлысын һәм табигый күннән тегелгәнен алыгыз – сәламәтлек турында кайгырту мөһимрәк. Бизәнү әйберләре – алка, муенсалар кыйммәтле булмаса да ярый.

– Макияж озак саклансын өчен нишләргә?
– Бизәнер алдыннан тирене тоник белән эшкәртегез, тональ кремнан соң макияжга, шул исәптән иреннәр, күзләргә дә кершән (пудра) сөртегез. Күзләрне бизәгәндә ялтыравык буяуларны иң ахырдан гына кулланыгыз. Глиттерлар, карандашлар һәм тушьның «суга чыдам» тамгалысын сайласагыз яхшырак. Ә инде күңелегез тыныч булсын дисәгез, визажистка мөрәҗәгать итегез, аңа алдан язылып куярга онытмагыз.

2026 ел төсләре:

– Ат елын нинди киемнән каршы алу яхшырак?
– 2026 елның төп принцибы – игътибар үзәгендә булудан курыкмау. Ат кыюларны ярата, шулай булгач, балкырга әзер булыгыз. Көнчыгыш традицияләре буенча ат – ирек яратучы хайван. Ул тышаулаганны, артык чикләрне күтәрә алмый. Шуңа күрә яңа ел төнендә гадәти, тыныч, «салкын» төсләрне сайлау бәйрәмдә музыканың ишетелер-ишетелмәс булуы белән бер. Алай итәргә дә була, тик күңелгә нидер җитмичә калачак. Якынлашып килүче елның икенче символы – ут, җылылык, ялкын, очкыннар. Шуңа кызыл төстәге кием – иң отышлысы. Әгәр инде ул артык кыю тоелса, аның бик күп матур, табигый төсмерләрен сайларга, алтын төстәге детальләр өстәргә була. Зөбәрҗәт (изумруд) төсендәге һәм ут стихиясен бераз тынычландыручы яшеллекнең бар төсмерләрендәге күлмәкләр затлы күренәчәк. Шулай ук көрән, терракот, ком, карамель, шоколад, кишер, шәфталу (персик) төсләре дә трендта. Алар да ел символы – утның активлыгын үзенә сеңдергән. Бу тоннар бәрхет, замша кебек йомшак тукымаларда һәм алтын яки алтын төсендәге алка, муенсалар, беләзекләр белән яхшы «ачыла». Ә иң мөһиме – төснең һәм киемнең күңелегезгә ятуы, шул вакытта ул чыннан да бәйрәм кәефе өстиячәк.

– Бәйрәм уңаеннан нинди теләкләр җиткерәсегез килә?
– Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан барлык гүзәл затларны, аларны матур итеп күрә белгән ир-егетләрне, могҗиза көткән балаларны, тормыш ямен күрә һәм безгә дә күрсәтә белгән өлкәннәребезне чын күңелдән котлыйм, барыгызга да саулык, иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев