Сугыш ветераннары госпиталенә яңа бина кирәк
Бу хакта СВО ветераннары Советы җитәкчесе хәбәр итте.
Чаллы шәһәр советы сессиясендә махсус хәрби операция ветераннары Советы җитәкчесе Шамил Әюпов сессиядә чыгыш ясады. Ул Чаллыда советка бина биргән һәм һәрдаим ярдәм иткән өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга рәхмәт әйтте.
Җитәкчеләргә проблеманы да җиткерде. Соңгы елларда сугыш ветераннары госпиталенә мөрәҗәгать итүчеләр саны өч тапкыр арткан. Шул сәбәпле бинаның мәйданнары һәм матди-техника базасы җитми.
«Без барыбыз да җиңүне көтәбез. Махсус хәрби операция тәмамлангач, хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә медицина һәм психологик ярдәм күбрәк кирәк. Ярдәмгә 74 мең кеше мохтаҗ була. Госпитальгә тәүлек буе эшли торган стационар һәм поликлиника өчен өстәмә бина кирәк», – дип билгеләп үтте Әюпов.
Ул үзе җитәкләгән оешма эшчәнлеге турында да сөйләде.
«Оешма хәрбиләргә документларга әзерләргә булыша. Бер генә гозерне дә җавапсыз калдырмыйбыз. Безнең эштә вак мәсьәләләр юк», – диде ул.
Ярты ел эчендә советка 432 хәрби һәм аларның гаиләсе мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев