Табиблар 80 минут туктап торган йөрәкне кабаттан эшләтеп җибәр­гәннәр
Яңалыклар тасмасы

Табиблар 80 минут туктап торган йөрәкне кабаттан эшләтеп җибәр­гәннәр

Хатыны ашыгыч ярдәм чакырта, тик табиблар Джонга булыша алмыйлар.

 

Нортгемтоннан (Бөекбритания) 60 яшьлек пенсионер Джон Томсон өендә хатыны белән сөйләшеп утырганда ки­нәт кенә үзен начар хис итә баш­лаган. Хатыны ашыгыч ярдәм чакырта, тик табиблар Джонга булыша алмыйлар. Пенсионерны сырхауханәгә алып килгәч, аның клиник үлемен теркәгәннәр. Тик 80 минут узгач доктор Доминик Кокс аптыравыннан катып кала: Джонның йөрәге үзеннән-үзе яңадан тибә башлый. Бу моңа кадәр күрелмәгән хәл. 9 көннән соң, Джон Томсонның хәле яхшыра. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев