Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе санала. Татарстанда уртача хезмәт хакы, 2015 ел белән чагыштырганда, 5,9 процентка арткан. Хәзер ул 29 665 сум тәшкил итә. Бюджет өлкәсендә эшләмәүчеләрнең хезмәт хакы, 2016 елда 8252 сумга җиткерелгән. Бу Россиядәге минималь хезмәт хакына караганда 10 процентка...

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе санала. Татарстанда уртача хезмәт хакы, 2015 ел белән чагыштырганда, 5,9 процентка арткан. Хәзер ул 29 665 сум тәшкил итә.

Бюджет өлкәсендә эшләмәүчеләрнең хезмәт хакы, 2016 елда 8252 сумга җиткерелгән. Бу Россиядәге минималь хезмәт хакына караганда 10 процентка күбрәк.

Әмма гыйнвар аена булган бурычлар күләме 12,6 миллион сум. Бу, республикада 893 кеше хезмәт хакларын вакытында ала алмаган дигән сүз. Хезмәт хакы буенча бурычларның күп өлеше авыл хуҗалыгы өлкәсенә туры килә. Моннан тыш, эшкәртү сәнәгатендә, төзелеш өлкәсендә көч куючыларның да шактые акчаларын вакытында алудан мәхрүм.

Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, Татарстанда эшсезлек 0,7 процентка кимрәк. Узган ел республикада эшсезлек 3,8 процент булса, Идел буе округында бу сан 4,5 процент тәшкил итә. Бу соңгы 20 елда иң яхшы күрсәткеч. Россия буенча теркәлгән эшсезләр күләме исә 5,3 процент исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев