Инвалид бала тәрбияләүче Чаллы гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк
Проектта 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге инвалид баласы булган гаиләләр катнаша.
2026 елның 1 январыннан Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча пилот проектында катнашучылар арасына керде Татарстан бу өлкәдә Россия Социаль фондының масштаблы сынау проектында катнаша.
Безнең республика белән беррәттән программада Белгород, Брянск,Воронеж, Киров, Кострома, Липецк, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза,Томск һәм Ярославль өлкәләре, шулай ук Хакасия, Чувашия Республикасы һәм Краснодар крае да бар.
Проект 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балага беренче тапкыр «инвалид бала» категориясе билгеләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Гаиләләргә электрон сертификат бирелә. Аның акчасын (оешма сайлап алынганнан соң) 21 көнлек төп тернәкләндерү курсын түләүгә генә түгел, баланың үзе һәм аны озатып йөрүче кешенең яшәү һәм туклану чыгымнарын каплауга да тотарга мөмкин.
Электрон сертификат проактив (автомат, мөрәҗәгать итү кирәкмәгән) режимда формалаша, Фондның территориаль органы аны медик-социаль экспертиза учреждениесеннән (МСЭ) алынган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә, аерым гаризадан башка рәсмиләштерә. Медик-социаль экспертиза учреждениеләре белгечләре баланың комплекслы тернәкләндерүгә мохтаҗлыгын ачыклый, максатчан тернәкләндерү төркемен билгели һәм ата-аналарына тиешле мәгълүмат бирә. Баланың законлы вәкилләренә гаилә яши торган төбәктәге һәм федераль үзәкләрдәге тернәкләндерү оешмасын сайлау механизмын аңлаталар –шулай ук алар күрсәтә торган хезмәтләрнең исемлеге, электрон сертификатны куллану курслары һәм кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирәләр.
Сертификат законлы вәкилнең «Мир» картасына рәсмиләштерелә. Тернәкләндерү хокукыннан беренчел инвалидлык билгеләгәннән соң 12 ай эчендә файдаланырга кирәк.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8-800-100-0001 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев