Татарстан Рәисе Чаллы театрына автобус тапшырды
Ул эш визиты белән Чаллыга килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда. Ул шәһәр советының йомгаклау сессиясендә һәм «КАМАЗ» йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган чараларда катнаша.
Сессия башланыр алдыннан Чаллы мэры аны Чаллы предприятие һәм оешмаларында җитештерелгән товарлар һәм техника белән таныштырды. Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ йөк машиналары күргәзмәсен дә карады.

Рөстәм Нургалиевич «Мастеровые» рус драма театрына Mercedes-Benz Tourino автобусы тапшырды. Ул «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән бергә автобусны карады һәм театр директоры Армандо Диамантэга автобус ачкычы тапшырдылар.
Транспорт гастрольләргә йөрү өчен уңайлы булачак.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев