Татарстан Рәисе Чаллыга 2 автомобиль бүләк итте
Машиналар сәламәтлек саклау учреждениеләренә бирелде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга: Балалар медицина үзәгенә һәм Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә автомобиль бүләк итте.
Мондый бүләккә республиканың 50 сәламәтлек саклау учреждениесе лаек булды.
Ул заманча медицинаның техникасыз һәм җиһазларсыз тиешенчә эшли алмавын билгеләп үтте.
«Барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм. Барысы да халкыбызның сәламәтлеге өчен эшләнә. Ашыгыч ярдәм паркын яңарту – республика халкына вакытында югары дәрәҗәдә медицина ярдәм күрсәтү гарантиясе. Бу эш даими һәм системалы алып барылачак», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев