Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда авариядә 4 кеше һәлак булган

Коточкыч хәл Әгерҗе районында булган

Авария кичә кичке сәгать 6да Әгерҗе районының Кырынды һәм Татар Шаршадысы авыллары арасында була. Биредә «Ниссан Альмера» һәм «Киа Рио» машиналары бәрелешә. 

ТР баш дәүләт инспекторы Ленар Гәбдрәхмәнов әйтүенчә, «Ниссан» машинасы йөртүчесе алдан баручы машинаны узып барганда, каршыга килүче «Киа Рио» автомобиле белән бәрелешә. Аннан соң «Ниссан» яна башлый.

Авария нәтиҗәсендә, 31 яшьлек «Ниссан» йөртүчесе һәлак була. Ул Удмуртиядән булган. «Киа Рио» машинасында 4 кеше барган була. Кызганычка каршы, 32 яшьлек хатын-кыз, аның 3 һәм 8 яшьлек балалары да һәлак булды. «Киа» автомобиле йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре белән хастахагәгә озатылган. 

                           

ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерълщр алып бара. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк.

https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/news/item/24148196

https://media.mvd.ru/files/video/2132812 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://media.mvd.ru/files/video/2132812

Теги: авария