Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда йөкле студентларга пособие ничек алырга?

Студентлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләүнең яңа федераль тәртибе үз көченә керде.

2025 елның 1 сентябреннән көндезге бүлектә укучы студентлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләүнең яңа федераль тәртибе үз көченә керде. Узган елда 100 студент  әлеге пособиене алган инде. 2026 ел башыннан пособие билгеләү турында 20 карар кабул ителде,  41 гариза  карау стадиясендә. Студентлардан мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм эшкәртү эшчәнлеге дәвам итә. 
       Пособие күләме региональ яшәү минимумы 100 % ын тәшкил итә. 2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бу күрсәткеч 17 547 сум күләмендә билгеләнде. Шулай итеп, йөклелек һәм бала табу буенча стандарт саналучы 140 көн дәвам иткән ял өчен студент 81 886 сум күләмендә түләү алырга мөмкин. Бала табуның  катлаулы очрагында ял 156 көнгә кадәр озайтыла, пособие  суммасы якынча 91 мең сум тәшкил итәчәк. Төрле җенестәге  балалар белән йөклелек очрагында  194 көн ял өчен пособиенең  гомуми күләме 113 мең сумнан артык булачак.
       «Түләүне рәсмиләштерү өчен медицина оешмасыннан эшкә яраксызлык чорын раслаучы, уку йортыннан студентның көндезге уку бүлегендә укуы турында  белешмә тапшырырга  кирәк. Белем бирү оешмасыннан алынган белешмәдә уку йортының тулы  исеме, мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туу датасы, көндезге формада белем алуы, шулай ук әлеге студентка  моңа кадәр йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләнмәгәнлеген раслау турында мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш ", - диде Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 Гаризаны йөклелек 30 атнадан  узгач  тапшырырга кирәк. Төрле җенестәге  йөклелек  булган очракта, 28 атнадан соң  мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гариза бирү өчен кулда  алда әйтеп узган  ике белешмә булу зарур.
 Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталында, «Минем документлар» үзәгендә (күпфункцияле  үзәктә) яисә Россия Социаль фондының ТР буенча бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин. 

  Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итәргә була. Линия тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы йөкле хатын «Гаилә» илкүләм проекты