Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кабат ракета һөҗүме куркынычы режимы кертелде

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү бердәм дәүләт системасы хәбәр итте.

Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимы игълан ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү бердәм дәүләт системасы хәбәр итте.

«Иминлек чаралары күрергә кирәк», – диелә хәбәрдә.

Татарстан башкаласында сиреналар яңгырады.

Республикада ракета һөҗүме куркынычы режимы шулай ук кичә төнлә һәм иртән иртүк тә игълан ителгән иде.

Озак та үтмәде, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада ракета һөҗүме куркынычы режимы бетерелүен хәбәр итте.    


БПЛА режимы

Нет комментариев