Татарстанда кискен суыта: ГАИ сәфәргә чыкмаска куша
ГАИ кисәтә.
24 январьдә төнлә һәм иртәгә иртән Татарстанда һава торышының кискен суытуы фаразлана, -35 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Шунлыктан республика Дәүләт Автоинспекциясе халыкка мөмкин булганча сәфәрләрдән тыелып торуларын сорап мөрәҗәгать итте.
Юлга чыккан очракта, машина йөртүчеләр автомобильнең техник торышын игътибар белән тикшерергә тиешләр. Аккумуляторны, ягулык күләмен һәм җылыту системаларын өстәмә карау зарур.
Машина йөртүчеләргә шулай ук җылырак киенергә, үзләре белән җылы кием, кайнар чәй алырга һәм мөмкин булганча ягулык запасы алырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев