Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» дип исемләнгән антинаркотик акциягә старт бирелде
Ул 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Акция кысаларында социаль, шулай ук хокукый характерда булган күп төрле чаралар үткәрергә планлаштырыла.
ТРның Эчке эшләр буенча министрлыгы республика халкына әлеге акциядә актив катнашырга чакыра. Наркотиклар сату итү, тарату, гомумән, әлеге афәт турында теләсә нинди мәгълүматлары булганнар «02» һәм «112», шулай ук 291-20-02 телефоннарына, яисә якын тирәдә булган полиция участокларына мөрәҗәгать итә алалар.
Фото: infourok.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев